Бу озын ялларда республикабыз районнарындагы һәм илнең төрле төбәкләрендәге карендәшләребез, зурлап, Май чабу бәйрәмен уздырды. Кыш белән кайда ничек хушлашканнар – бу язмада шул турыда сөйлибез.
Сүзне ерак карендәшләрдән башлыйк. 25 февральдә Башкортстанның Бакалы районындагы Яңа Балыклы авылы халкы Май чабу бәйрәменә җыелды. Традицион җыруларны осат башкару буенча һәм конкурсларда һәркем үзен сынап карый алды. Авыл китапханәчесе балалар өчен аерым уен программасы да әзерләгән. Бәйрәмне мичтә пешкән коймаклар һәм башка сыйлар белән чәй эчү тәмамлады.
Шул ук районның Ахман авылында, көн начар булуга карамастан, җыелган халыкның активлыгыннан, балаларның шатлыклы авазларыннан, дәртле җыру һәм уеннардан күңелләр генә түгел, тирә-як та яктырып киткәндәй булган. «Традиция буенча, авылдашыбыз Лариса Петрова учакта пешкән ботка белән дә сыйлады әле», – дип хәбәр иттеләр авыл клубы хезмәткәрләре.
Әлмәт районының Кәләй һәм Илтән-Бута авылларында Май чабу, шулай ук, бик күңелле узган. Бәйрәмгә килүчеләрне фольклор коллективлар – үзләренең матур җырулары, ә авылның оста куллы түтиләре коймак белән сыйлаганнар.
Зәй районының да бик күп авылларында Май чабуны олылап үткәргәннәр. Әйтик, Якты Күлдәге һәм Сәвәләйдәге бәйрәмнәргә әкият геройлары да «килгән», алар берсеннән-берсе кызыклырак уеннар оештырып, авыл халкын да уйнатканнар. Дүрт-Мунча, Карман, Кабан-Бастырык авыллары халкы, һәрвакыттагыча, бәйрәмне бергәләшеп уздырганнар – барысы да Кабан-Бастырыкка җыелган. Бәйрмәгә яшьләр дә килгән. Аларга Май чабуның электән килгән традицияләре, бәйрәмгә бәйле йолалар турында сөйләгәннәр, коймак белән сыйлаганнар.
25 февраль көнне Зәйдә районкүләм Май чабу бәйрәме оештырылган. Шәһәр һәм авыл халкы Энергетик мәдәният йорты каршындагы мәйданда җыелып, театральләштерелгән тамаша караган. Җыр-биюләрдә үзләре дә бик теләп катнашканнар.
Тукай районының Мәләкәс авылында да Май чабу бәйрәмен гөрләтеп уздырганнар.
«Матур җырулар җырладык, кар туздырып биедек, уеннар уйнадык, коймаклар белән сыйландык, тәмләп чәй эчтек. Бәйрәмдә «Питрау» коллективының өч төркеме дә катнашты. Яз кызын каршы алдык. Соңыннан, теләкләр теләп, Май чабу Карачкысын яндырдык. Коймаклап чәй эчтек», – дип хәбәр итте өлкәннәр һәм яшүсмерләрнең «Питрау» ансамбле җитәкчесе Людмила Адамова.
Менделеевск шәһәренең «Дружба» паркында булган Май чабу бәйрәменә Монай, Сәйтәк, Иске Гришкин авылларында яшәүче туганыйларыбыз да кушылган. Мондагы Май чабу бәйрәме төрле халыклар культурасын күрсәтү белән аерылып торган. Бәйрәм сыен да үзебезнең керәшеннәр белән беррәттән, рус, мари һәм башка халыклар да, бер-берсен, пичтә пешкән кайнар коймаклар белән сыйладылар.
Балык Бистәсе ягындагы Алан-Полян, Бирдебәк, Иванай һәм Казаклар Чаллысы авылларында да халык кышны озатырга җыелган. Бәйрәм көнне иртәдән үк клуб мәйданы шау-гөр килде. Гадәттәгечә, бәйрәм сәхнәсендә керәшен, татар җырлары яңгырады. Олы мәйданны тутырып, кулга-кул тотышкан халык түгәрәк ясап, җырлый-җырылй әйләнде. Әлбәттә, бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле Май чабу Карачкысын яндыру булгандыр.
Алексеевск районындагы карендәшләребез дә бәйрәмне үзләренчә кызыклы итеп уздырган. Ялларга Кызыл Бәрән авылына кайтучы кунаклар күп булган. Яше дә, карты да авыл үзәгенә җыелып, «Бәрәнҗәр» фольклор коллективы җырулары астында әйлән-бәйлән һәм кызыклы уеннар уйнаганнар.
Мамадыш районына да күчик. Биредә дә һәрбер авыл Май чабуны зурлап уздырган. Редакцияләргә килгән фото-видеолар арасында – Кумырык, Колышчы, Владимир, Дүсмәт авыллары булды. Керәшен җыру-биюләреннән тыш, элгәреләрдән килгән йола булган атларга утырып кәтәйсә йөрүне заманча үтәгәннәр – чанада шуганнар. Соңыннан, бер-берсеннән кичерү сорап, җазыклар Карачкысы яндырганнар.
Кайбычтагы Хуҗа Хәсән авылыннан ветераннар советы председателе Ольга Боярина да бу бәйрәм турында язып җибәрде.
«Һәр елдагыча, кышны озату бәйрәмен бик матур үткәрдек. Турминское, Кушкүл авылларыннан да килделәр. Һәркем белә – бу бәйрәм әби-бабаларыбыздан калган бик мөһим йола. Ул авылдашларыбызның, туганыйларыбызның дус-тату яшәвен дә күрсәтә. Иртәдән ук башланып киткән бәйрәмне кичкә таба майлы коймак белән кайнар чәй эчеп тәмамладык», – дип яза ул.
Арча якларында да язны бик көтеп алганнар. Сәрдәбаш авылындагы карендәшләребез, күңелле уен-көлкеләрдән тыш, казанда ботка пешереп сыйланганнар. Ә азактан Карачкы яндырып, кышны озатканнар һәм язгы кояш җылысына шатланып, якты, имин киләчәккә, яхшы һава торышына һәм мул уңышка өмет баглаганнар.
Безнең халык Май чабу атнасын әнә шулай гөрләтеп бәйрәм итте. Ә алда – 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк Олы ураза. Уразаларны да Ходайга җараулы булып, тиешенчә уздыра алсак иде.