Казан шәһәрендәге Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Кряшен чибяре-2023» конкурсының сайлап алу этабының беренче көне узды.
Иң башта конкурсның башкарма директоры Юлия Дувалова бәйгене үткәрү һәм әзерлек этабының тәртибе белән таныштырды, узган елгы керәшен чибәрләре турында сөйләде.
Конкурсантлар оештыру комитеты алдында үзләре белән таныштырдылар. Оештыру комитеты составында «Бәрмәнчек» ансамбленең художество җитәкчесе, конкурсның режиссеры Эльмира Кашапова, башкарма директор Юлия Дувалова, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, «Туганайлар» газетасының җитәкчесе — баш редакторы Юлия Губина, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең иҗат жанрлары буенча әйдәп баручы хезмәткәре Павел Александров булдылар.
Кызлар конкурста тәкъдим итәчәк борынгы этник күлмәкләре, иҗади номерлары, жюри членнарын һәм тамашачыны нәрсә белән шаккатырачаклары турында сөйләделәр; җырлап, шигырь сөйләп күрсәтүчеләр дә булды.
Конкурста катнашырга 12 кыз теләк белдергән иде. Сайлап алу этабыннан соң финалга 10 кыз чыкты. Болар:
- Анастасия Шумитова (Мамадыш);
- Вероника Степанова (Балык Бистәсе);
- Сюзанна Карликова (Чистай);
- Анастасия Якимова (Мамадыш);
- Лиана Самойлова (Тукай);
- Анжелика Павлова (Теләче);
- Тамара Минова (Яр Чаллы);
- Лилиана Макарова (Теләче);
- Светлана Иванова (Мамадыш);
- Ксения Александрова (Менделеевск).
Оештыручылар кызларга үзләрен сәхнәдә матур итеп тоту; дөрес һәм яхшы интонация белән сөйләү; конкурска әзерлек эшләре буенча киңәшләрен бирделәр.
Людмила Белоусова кызларга керәшен йолалары, бәйрәмнәре турында лекция уздырды. Качману, Бәрмәнчек, Олы көн, Питрау, Симек, Тройсын, Покрау бәйрәмнәренең үз йолалары, үзенчәлекләре белән таныштырды.
Вокал буенча мастер-классны «Бәрмәнчек» ансамбленең солисты Оксана Дмитриева үткәрде. Кызлар «Кряшен чибяре» конкурсының гимнын өйрәнделәр.
Икенче көнне кызлар хореография буенча мастер-класс уздылар, финалда яңгыраячак гимны яздырдылар, шулай ук фотосессиядә катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, 15 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау-2023» — «Кряшен чибяре» мәйданында конкурсның йомгаклау этабы булачак. Биредә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.