Казан шәһәренең керәшен милли-мәдәни автономиясенең Татарстанның халык артисткасы Галина Казанцева җитәкчелегендәге «Айбагыр» керәшен халык фольклор ансамбле Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» лагерындагы «Айбагыр» этносменасында булды.
Ансамбльдә катнашучылар балаларга керәшен җыруларын, «Питрау йоласы»н, чабата биюен күрсәттеләр. Галина Александровна керәшен җыруларының үзенчәлеге, аларны башкару осталыгы, бабасының җырлары турында сөйләде. Филология фәннәре кандидаты Николай Максимов айбагырлыларга үзенең язган китаплары, дәреслекләре турында әйтеп узды.
«Этносменада ял итүче балалар белән җанлы аралашу концерт номерлары белән үрелеп барган. Балалар Галина Казанцева башкарган җырларны бик җылы кабул иткәннәр. Айбаргырларга уңышлар, күңелле яллар теләп калам», — дип уртаклашты Казан керәшеннәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Светлана Борисова.