Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Бәрәкәт» беренче курс студентларын җыйды

«Бәрәкәт» беренче курс студентларын җыйды

admin 27.10.2023

Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге инде күп еллар беренче курста укучы керәшен студентлары көнен уздыра. Шул ук вакытта, бирегә җыелган яшьләрне үзләренең «Бәрәкәт» рәтләренә кабул итә.

Кичәнең рәсми өлешен «Бәрәкәт»нең җитәкчесе Алексей Дмитриев башлап җибәрде. Презентация форматында «Бәрәкәт» эшчәнлегенең төп юнәлешләре, командасы белән таныштырды. Бирегә беренче тапкыр килүче беренче курс студентларына «Керәшен» язулы кружкалар да бүләк итте ул.

– «Бәрәкәт» – ул чын гаилә. Дөрес, монда күп эшләргә кирәк, әмма «Бәрәкәт»тә булу – студент өчен зур горурлык , – диде Алексей.

Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, бу көн «беренчеләр»не генә түгел, олырак курстагыларны да җәлеп иткән. Кичә барышында яшьләргә берничә турлы уен тәкъдим ителде. Оештыручылар залдагыларны өч командага бүлделәр, уеннар бик кызу барды.

Азактан катнашучыларга бүләкләр таратылды, күмәк фото ясалды. Шулай ук, очрашуның иң көтелгән өлеше – лотерея уйнатылды.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Алексеевск керәшеннәре эшчәнлеге Ассамблея утырышында үрнәк итеп күрсәтелде
Далее: Җәкәү йортында Алексеевск районы керәшеннәре концерты узды

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57