Г. Тукай исемендәге дәүләт филармониясе концертлар залында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең «Туганнарның сагынган чагы…» дигән зур концерты узды. Быел — ансамбль оешканга 15 ел.
«Филармония» концертлар залына килеп керү белән, керәшен җырулары яңгырап тора иде. Килгән кунакларны ишек төбеннән үк диярлек Теләче районының Субаш авылыннан «Нардуган» һәм Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле каршы алды.
Концертта ансамбльнең «алтын фонды»ндагы иң яхшы җырулар, биюләр күрсәтелде.
Теләче районының Субаш авылында яздыртылган җырулар беренче тапкыр яңгырады. Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбәкләрнең җыру һәм биюләренә дә зур урын бирелгән иде.
Керәшен җыру-биюләре белән беррәттән, «Бәрмәнчек» йолаларны да сәхнәләштергән иде. Алар, «Кыз җылату» йоласын да бар нечкәлекләре белән күрсәттеләр.
Ансамбль солистлары аерым чыгыш та ясады. Александр Игнатьев, Регина Павлова, Оксана Дмитриева, Ольга Бачкова, Елена Григорьева һәм Илнур Әхәтов җырлаулары аеруча моңлы һәм дәртле яңгырады.
Уен кораллары турында да әйтми мөмкин түгел. Көнкүрештә кулланыла торган табагач, самовар торбасы, балта, чүкеч һ.б. шундый кирәк-яраклардан да матур көй чыгарып булганын күреп тә гаҗәпләнде тамашачы.