Чистай районының Бахта авылы мәдәният йортында балалар өчен төрле мастер-класслар оештыралар.
Бахта авылында булган борынгы керәшен хатын-кызлары киемнәрен бик саклап тоталар. Шул киемнәр белән бергә түшлекләр дә бар, шуннан карап, мондый тамаксаларны балаларга да ясарга өйрәтәләр.
Бахта шушы клубта тамакса ясау буенча мастер-класс үткәрелгән, балалар җыелып, түшлекләр ясауның үзенчәлекләрен өйрәнгәннәр. Мастер-класста булган һәр бала төрле төстәге тасма, бисер, тәңкәләр кулланып, үзләренә тамакса ясаганнар.