(1 ноябрь 2017) “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор керәшен ансамбле сезон ачылу концертында үзенең хореографы Камил Байбиков истәлегенә “Чабаталы степ” хореографик композициясе премьерасын тәкъдим итте.
Хореографик композициянең авторы Камил Байбиков мәрхүм инде. Бию соңрак – аның вафатыннан соң куеп бетерелгән.
“Костюмнарның эскизларын Камилнең әнисе Роза ханым Байбикова ясап, үзе тегеп тә бирде. Камил әлеге биюне куеп йөргәндә, костюмнары нинди булачагын әнисе белән уртаклашкан булган икән”, — дип аңлатты ансамбль директоры Артур Поляков.
Ансамбль концертына Камал театрында озак еллар дәвамында тегү цехы мөдире булып эшләгән Роза Байбикова үзе дә килгән иде. Коллектив Камил Байбиков истәлегенә видеоальбом әзерләгән һәм аны чәчәкләр белән бергә Роза Байбиковага тапшырды.
“Бәрмәнчек” дәүләт фольклор керәшен ансамбле сезон ачылу концерты кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә үтте.