Казанның Халыклар дуслыгы йортында «Йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни конкурсының сайлап алу этабы узды. «Сәлам» һәм «Казансу» ансамбле жюрига үз иҗатын тәкъдим итте.
Әлеге конкурс ел саен Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырыла һәм республиканың һәр районын колачлый. Зональ сайлап алу этапларын уңышлы үткән коллективлар «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең гала-концертына чакырыла.
«Сәлам» һәм «Казансу» фольклор ансамбльләренә әлеге этапта катнашучы дипломы тапшырылды.