Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында танылган опера җырчысы, Татарстан Республикасының Халык артисткасы Галина Казанцеваның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗади очрашу узды.
Чарада РФ атказанган артисты, ТР Халык артисты Георгий Ибушев, ТР атказанган артисткасы Зоя Борисова, Светлана Борисова җитәкчелегендәге Казан шәһәре керәшеннәренең милли-мәдәни автономиясе вәкилләре катнашты.
Иҗади кичәдә «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле һәм килгән кунаклар бергәләшеп халык җырларын башкардылар, Галина Казанцеваның тормышы һәм иҗатына кагылышлы истәлекләрне барладылар, котлау сүләрен җиткерделәр.
«Галина Александровна – талантлы җырчы, иҗади шәхес. Аның керәшен мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше бик зур. Иҗади кичә бик күңелле узды, рәхәтләнеп ял иттек», – дип бүлеште Светлана Борисова.
Белешмә. Казанцева Галина Александровна 1953 елның 12 ноябрендә Тукай районы Маҗын авылында дөньяга килә. 10 сыйныфны бетергәндә үзенең тормышын җыр белән бәйләргә карар кыла һәм Әлмәт музыка училещесына юл тота. 1969 елның 01 сентябреннән 1973 елның 01 июленә кадәр Әлмәт шәһәренең ТАССР Әлмәт музыка училищесында белем ала. Чыгарылыш имтиханнарына Казан дәүләт консерваториясеннән госкомиссия килә һәм барлык студентлар арасыннан нәкъ Галина Александровнага әлеге уку йортына укырга керү өчен юллама тапшыралар.
1973 елның 01 июленнән 1978 елның 1 июленә кадәр Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. 1978 елның 15 апрелендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты итеп билгеләнә. 20 ел дәвамында Галина Казанцева М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисткасы булды. Ул «Кармен» (Микаэла), «Богема» (Мюзетта), «Алтынчәч» (Алтынчәч), «Черноликие» (Галима), «Башмачки» (Сарвар) спектакльләрендә әйдәп баручы партияләрне башкара.
1991 елдан — Казан керәшеннәр җәмгыяте советы әгъзасы — керәшен халкының музыкаль-фольклор мирасын үстерү һәм саклау эшендә инициатор һәм оештыручы. Вокаль-сәхнә осталыгы һәм иҗат имиджы буенча педагог. 1990 елларда «Айбагыр» халык фольклор ансамбле оеша. Галина Александровна Казанцева ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе.
2000 елның 25 декабрендә Галина Александровна Казанцевага Татарстан Республикасының Халык артисткасы исеме бирелә.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге