Нәсел кушаматларының һәм ыру билгеләренең барлыкка килүе, әлбәттә, борынгы заманнарга ук барып тоташа.
Кушаматларның кайсыларыдыр элекке ыру исеме белән бәйле, ә кайберләре теге яки бу кешенең үзенә генә хас сыйфатларыннан килеп чыккан.
Кушамат ул барлык халыкларга да хас нәрсә. Ә без керәшеннәр өчен инде ул – табигый бер сыйфат. Авылда кемне дә булса исем-фамилиясе белән сорасаң, аптырап калырга мөмкиннәр. Ә кушаматын әйтсәң, шундук беләләр. Бөтен керәшен авылларында да шундый хәл. Бу урында мисалга үземне китерәм. Әни ягыннан без – Тукраннар. Тукран, диләр икән инде, кемнәр булуы билгеле.
Менә тагын бер мисал, әйтик, Бүре Гөрие дисәләр, авылда сүзнең кемнәр турында барганын аңлап торалар.
Керәшендә Куянов, Ипеев, Шалканов кебек, кушаматтан ясалган фамилияләр дә күп. Бер нәселдән чыккан Ипеевләр һәм Квасовлар (Куәсләр) бар. Дөресен әйткәндә, кушаматларны махсус өйрәнгәнем булмады. Әмма, барыбер, халыктагы бу күренеш күңелдә кызыксыну уята һәм өйрәнү өчен дә бик кызыклы тема. Керәшеннәр арасында башка милләт исемен кушып ясалган кушаматлар да таралган. Мәсәлән, Кыргыз Зоясы. Кызыксына башласаң, аларның нәселләрендә, чынлап та, кыргызлар булганы ачыклана.
Төрек Мишасы белән хәл башкачарак. Анысының бабасының бабасы төрек сугышында катнашкан. Кайткач, ул гел шул төрек сугышы турында сөйли торган булган. Шуннан соң, аларның барысын да төрекләр дип атый башлаганнар.
Аннан, керәшендә Казаковлар фамилиясе бар.
Кушаматлар керәшен тарихының зур бер өлеше, алар аша нәсел тарихын өйрәнеп була. Үз галимнәребез моны күз уңында тотарлар, дип өметләнәм.
Геннадий Макаров, сәнгать фәннәре кандидаты.