(15 августа 2017) Узган атнада Азнакай районында төрки халыкларның «Чатыр тауда җыен» халык иҗаты фестивале үтте. Анда Ләке мәдәният йортының Раилә Асанова җитәкчелегендәге «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбле дә катнашты.
Коллектив актив катнашканы һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен диплом белән бүләкләнгән.