17 июнь Казанда махсус маршрут буенча Сабан туена сөлге җыю йоласы узды. Анда Казаннан «Айбагыр» керәшен халык фольклор ансамбле дә (җитәкчесе – Галина Казанцева) катнашты. Алар бизәлгән атларга утырып, матур җыр-биюләр белән Сабантуй яулыгы җыйды.
Каенлыкта уздырыла торган Казан Сабан туенда керәшеннәрне, гадәттә, Мамадыш районы тәкъдим итә иде. Алар үзләренә бүлеп бирелгән зур гына территориядә «керәшен авылы»н торгызып, халкыбызның мәдәниятен башкала халкына күрсәтә иде. Быел бу эш Менделеевск районына тапшырылган. Җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова хәбәр итүенчә, быел алар керәшен культурасы белән бергә районда яшәүче башка халыкларның да йола-гадәтләрен дә күрсәтәчәк. Сабантуй 19 июнь көнне була.