Чарада республиканың төрле районнарыннан фәнни хезмәткәрләр һәм җәмәгатьчелек активистлары катнашты.
Быел 25 еллык юбилеен билгеләп үтүче Казан керәшеннәр мәхәлләсе тантанасы алдыннан, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты базасында “Керәшен православие приходлары: тарих һәм бүгенге көн” темасына фәнни конференция узган. Чарада Татарстанның төрле районнарыннан фәнни хезмәткәрләр һәм җәмәгатьчелек активистлары катнашкан, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.
Очрашу республика территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мирасын саклауга өлеш кертүгә юнәлдерелгән Керәшен һәм нагайбәкләр мәдәниятен тикшерү үзәге китапларын презентацияләүдән башланган.
Уникаль басмалар тәкъдим ителгәннән соң, конференциядә катнашучылар керәшен халкы арасында миссионерлык эшчәнлеге үсешенең тарихи этапларына һәм бүгенге үсеш этабында дини миссия торышына багышланган докладлар белән чыгыш ясаган. Докладчыларның күпчелек өлеше фикеренчә, рухани кадрларны әзерләү, керәшен яшьләрен чиркәүгә җәлеп итү һәм үсеп килүче буынны ата-бабалар традициясендә тәрбияләү – өстенлекле бурчылар рәтендә.
“Традицияләрнең буыннан буынга күчүе бик әһәмиятле, моннан башка халык тарихи тормышын озайта, мәдәният һәм тел тиңдәшлеген саклап кала алмаячак. Кече этносларның башка телләре кебек үк, керәшеннәр теле, бәлки, сөйләмнән китәр, әмма беркем дә моның кайчан булачагын әйтә алмый. Керәшеннәр арасында төшенкелеккә бирелмәүче, мәдәни мирасны торгызу өстендә эшләүче кешеләр булганда, халкыбызның киләчәккә өмете кала”, — дип билгеләп узды Керәшен һәм нагайбәкләрнең мәдәниятен тикшерү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров.
Аның фикеренчә, керәшен җәмгыятьләре өчен гражданнар җәмгыяте һәм православие чиркәве кебек институтларга комплекслы ярдәм кирәк.
“Керәшен авыллары юкка чыга бара, әмма кайбер җирлекләрдә нәкъ менә дин тирәсендә берләшкән җәмгыятьләр гамәлдә булуын дәвам итә. Аларда кешеләр үз халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныша, туган телдә беренче догаларын өйрәнә. Моңа бәйле рәвештә, безнең мәхәлләләрдә аң таратуның үзэшчәнлек дәрәҗәсендә түгел, ә сыйфатлы мәгълүмати ярдәм белән гамәлгә ашырылуы аеруча мөһим”, — дип белдерде Макаров.
Яшьләрнең дингә хезмәт итүе турында сөйләп, докладчы яшь керәшеннәрнең үзләренең рухи потенциалын үстерергә омтылганын ассызыклады. Эксперт билгеләп үткәнчә, керәшен яшьләренең күптән түгел узган съездында катнашучыларда Алексеевски округы благочинные протоирей Павел Чурашов белән әңгәмә аеруча кызыксыну уяткан.
Кызганычка каршы, Тарих институтында узган конференциядә руханилык тиешенчә яктыртылмаган. Моны үз чыгышларында барлык докладчылар билгеләп үткән. Үз чиратында, Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге җитәкчесе протоирей Сергей Титов килеп чыккан вәзгыятьне шәрехләгән.
“Шәхсән үзем мондый чаралар уздыруны хуплыйм, ә безнең бүлек хезмәткәрләренең конференциядә катнашмавының сәбәбенә килгәндә, без аның турында, сез безгә шәрехнамәләр сорап мөрәҗәгать иткәч кенә белдек, ягъни постфакум. Башка профильле епархия структуралары да хәбәрдар булмаган”, — дип аңлатты С. Титов.
Казан епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Артем Гагарин, үз чиратында, чара турында узгач кына ишеткән. Шул ук көнне ул иң актив керәшен яшьләр оешмаларының берсенең рәисе белән элемтәгә кергән.
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”)