Казанда керәшен җырларын яшь башкаручыларның «Туым җондозы» конкурс-фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды. Гала-концерт Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды.
«Туым җондозы» фестивале уникенче тапкыр үткәрелә, соңгы елларда ул ике елга бер тапкыр үткәрелә башлады, чөнки безнең фестивальләребез артты, яшьләр дә үсеп җитешми, репертуар да өлгерми башлады. Коллективлар артты, үсте, шуңа күрә без аны өлгергәнрәк, җитлеккәнрәк, сыйфат ягыннан яхшырак булсын дип, ике елга бер тапкыр уздыра башладык», — диде Республика керәшен оешмасының башкарма комитет җитәкчесе һәм Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова.
Людмила Белоусова әлеге фестивальдә керәшеннәр генә түгел, керәшеннәр иҗатын яраткан һәркем катнаша алганын әйтте. Шулай ук аның әйтүенчә, бүтән елларда башка регионнардан да катнашучылар килгән, тик быел, коронавирус аркасында башка төбәк коллективларын борчымаска булганнар.
Гала-концерт керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгышыннан башланды. Чарада «Туым җондозы» бәйгесенең финалистлары һәм чакырылган кунаклар иҗади номерларын күрсәтте. Гала-концертта күпчелек чыгышлар тере музыкага булды, гөсләләр көенә дә, гармун көенә дә җырладылар, самавыр торбасына шакыган тавышка да биеделәр. Кунаклар арасында Александр Игнатьев, Алинә Давыдова, Лариса Басыйрова, «Зәкәрия» фолк группасы һәм Римма Никитина булды.
Гала-концерт керәшеннәрне матур, җылы җыелышы кебек үтте. Финалистларны бүләкләргә дип, Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, Керәшен чибәре — 2021 Лиана Антонова-Самойлова килгән иде. Ә бүләкләнүчеләрне әлеге жюри составы сайлаган: фольклорчы, Россия һәм Татарстан Композиторлары берлекләре әгъзасы Геннадий Макаров, «Бәрмәнчек» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, «Бәрмәнчек» ансамбленең баш хормейстеры Эльвира Камалова, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы җитәкчесе Лилия Сәрвәрова, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, халыкара бәйгеләр лауреаты Лариса Басыйрова.
«Туым җондозы» конкурс-фестиваленең Гран-при ияләре дип солистлар арасында — Мәликә һәм Сәет Насыйровлар, коллективлар арасында — Мамадыш районы Дүсмәт авылының «Тәңкәләр» фольклор ансамбле табылды.