Зәйнең район мәдәният йортында «Талантларга бай гаилә» традицион конкурс-фестивальгә йомгак ясалды. Бәйгедә районның 27 мәдәният йорты һәм клубы катнашты.
Катнашкан һәр гаилә талантлы, үзенчәлекле, музыкаль, актив булулары белән аерылып торды. Аларга берничә этаптан торган сынауларны үтәргә милли йола-гадәтләре, гаилә кыйммәтләренә тугры булулары ярдәм итте.
«Талантларга бай гаилә» иҗади гаиләләр бәйгесенең III дәрәҗә дипломы белән Поручик авылыннан Васильевлар, II дәрәҗә диплом белән Сарсаз Баграж авылыннан Меньшовлар гаиләләре бүләкләнделәр. Кайбер мәдәният йортлары төрле номинацияләрдә бүләкләнде, ә калганнары «Бәйгедә катнашкан өчен» дипломнары алды.