«Туганайлар» редакциясе коллективы марафончыларны үзенә җыйды.
Алар өчен, иң элек, «ТАТМЕДИА» буйлап экскурсия уздырылды. Марафончылар «Татар-информ»да булып, бу агентлыкның эшчәнлеге белән таныштылар. «Тәртип» радиосын, андагы студияне карап, радио тапшыруларның ничек әзерләнүен күрделәр. «Ялкын» журналының блогерлар студиясен дә яратып карадылар марафончылар. Шулай ук, «Туганайлар»да да булдылар.
«ТАТМЕДИА»ның конференцияләр залында марафонга йомгак ясалды. Аның керәшен культурасын, бай мирасын халыкка таратудагы әһәмияте зур булуы ассызыклап үтелде. Мондый марафоннарны киләчәктә ничегрәк уздыру мәсьәләсенә дә тукталынды. Марафонда катнашучылардан аерым бер оешма төзүгә кагылышлы фикер дә яңгырады.
Марафончыларны бүләкләү тантанасы Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә оештырылды. Бу мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова марафончыларны ишек төбендә үк каршы алып, Татарстан гына түгел, ә барлык Россия керәшеннәренең уртак очрашу үзәгенә әйләнгән Җәкәү җорты, андагы хезмәткәрләр белән таныштырды.
Бүләкләү тантанасын – марафончылар өчен «ТАТМЕДИА»да булган чаралар кебек үк – биредә дә «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина үзе башлады. Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Юлия Юрьевнаның үз идеясе белән оештырылган марафонда катнашучылар бу көнне рәхмәт сүзләрен күп ишеттеләр. Тантанада ясаган чыгышларында Людмила Белоусова, фольклорчы галим Геннадий Макаров, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев – барысы да, марафонда катнашырга вакыт тапканнары һәм хакыбызның бай мирасын, йола-гадәтләрен, бәйрәмнәрен бар нечкәлекләре белән белгәннәре, гаилә традицияләрен саклап, лаеклы дәвам итүләре өчен, залда утыручыларга соклануларын белдерделәр.
Марафончылар үзләре дә чын бәйрәмчә итеп – тамаксалар, милли алкалар тагып килгән иде. Алар – бердәм, бер-берсе белән якынлашып беткәннәр.
Бәйрәм азагында Юлия Губина марафонда катнашучылар өчен шушы тантананы оештыруда һәм уздыруда ярдәм күрсәткән «ТАТМЕДИА» җитәкчелегенә, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусовага һәм хезмәткәрләренә, «Бәрмәнчек» ансамбленә, Яр Чаллының «База оборудования» индустриаль паркы җитәкчесе Иван Кузьминга, Түбән Кама шәһәреннән «Медтехника» генераль директоры Геннадий Муллинга, «Бәрәкәт» керәшен яшьләре хәрәкәте лидеры Алексей Дмитриевка, Мамадыш һәм Кукмара муниципаль районнары җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
Тантана мәдәни үзәкнең «Тумар» ансамбле, «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбле солисты Оксана Дмитриева һәм барысының да яраткан олы җырчысы Георгий Ибушев чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан барысы бергә түгәрәк чәй өстәле янына җыелды.