(16 октября 2017) Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге “Покрау һәм беренче курс студенты” дип аталган зур кичә оештыра.
18 октябрь көнне 19.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында керәшен яшьләренең күптән көтелгән очрашу-танышу кичәсе булачак. Күңелле уеннар, конкурслар, районнардан башкалага укырга килгән беренче курс студентлары белән танышу, сагынышкан дус-ишләр белән рәхәтләнеп ял итү, Покрау бөккән-чөккәннәре белән хуш исле чәй эчү – барысы да программага кертелгән.
“Кичәнең соңгы ноктасын керәшенчә дискәтүк белән ясарбыз. Бу очрашуны сорап шалтыратучылар инде шактый. Җәйге яллардан соң, бер-беребезне нык сагыныштык. Кичәбездә яңа танышулар һәм онытылмас эмоцияләр белән заряд алырбыз. Керәшен дуслар, чәй өстәленә күчтәнәчкә яңа уңыштан Покрау пируклары да алып килегез”,- дип, кичәгә чакыра “Бәрәкәт”нең җитәкчесе Алиса Спиридонова.