(13 апреля 2017) Бүгеннән алып 16 апрельгә кадәр Байтик лагеренда “Татарстанның мәдәни мозаикасы” (“Культурная мозаика Татарстан”) IV республика милләтара яшьләр фестивале уза. Әлеге зур чарада республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова, активистлар Алена Харитонова, Татьяна Ефремова, Ксения Вуклова да катнаша.
Чараны Татарстан халыклары Яшьләр Асамблеясенең региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы уздыра. “Культурная мозаика Татарстана” фестивале Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау нигезендә студентлар һәм яшьләр арасындагы милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында үткәрелә. БыелгысыIII Татарстан халыклары съездына һәм экология елына багышлана.
Фестиваль кысаларында Казанда берничә зур чара – концерт программасы,җырлы-биюле флешмоб уздырылачак.
Фестивальдә, гадәттәгечә, милли-мәдәни берләшмәләрдән 150 вәкил, чит ил студентлары, шулай ук республикада этномәдәни проектларны тормышка ашыручы яшьләр катнашачак.