(25 январь 2018) Казандагы ике көнлек эш сәфәре кысаларында дәүләт җитәкчесе Владимир Путин бөтенроссия студент клубларының «Бергәләп алга!» форумында да катнашты. Чарада Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активистлары да бар иде.
Алиса Спиридонова, Юлия Дувалова, Вадим Киселев һәм Анастасия Яковлева форумга Татарстан Халыклары яшьләр Ассамблеясе составында чакырулы.
«Бик зур канәгатьлек белән сезне Россия студентлар көне белән тәбрик итәм. Бирегә җыелган студентларны, гомумән, Россиянең барлык студентларын, аларның мөгаллимнәрен котлыйм, укуларында, киләчәк олы тормышта уңышлар телим», — дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин.
Президент сүзләренчә, студентлар һәм яшьләр тырышлыгы белән Россия һәрвакыт яшь, максатчан булып кала.