(16 январь 2018) Питрәч районының Кәвәл авылы халкы Нардуган бәйрәме уңаеннан әби-бабайларыннан калган йөзек салу йоласын үткәргән.
— Йоланы үткәрү өчен яшь егет белән кыз чишмәдән, чиләкнең өстен чиста ак сөлге белән каплап, су алып кайта. Суга бары тик тулы гаиләдә үскән, әти-әниләре исән-сау булган яшьләр генә бара. Юлда алар бер-берсе белән сөйләшмәскә тиеш. Су алып кайткач, ана башта көмеш акча һәм кашлы көмеш йөзек салына. Шуннан соң инде үзенең соравын күңелдән әйтеп, теләген теләп һәркем үз йөзеген сала, — дип сөйли Кәвәлдә яшәүче Мария Туктарева.
Йоланы башкаручы кыз, чиләктән бер йөзекне ала да, башкаларга күрсәтмичә: “Җыры кемдә?” – дип сорый. Кем дә булса бу йөзеккә атап җыр әйтә. Кызганычка каршы, бу йоланың көе инде онытылган, ә сүзләрен авыл халкы әле яхшы хәтерли.
— Бу җырның тексталарын без авылда яшәүче өлкән буын кешеләреннән җыеп алдык. Хәзер бу язмаларны киләчәк буынга тапшыру өчен кадерләп саклыйбыз, — ди авыл мәдәният йорты мөдире Зоя Шипшова.
Йөзекләрне өч тапкыр салалар. Җырның һәр куплеты сакраль мәгънәгә ия. Кемгәдер ул бәхетле киләчәк, мул тормыш юрый, ә кемнедер киләчәк бәла-казалардан да кисәтә.
— Әти фронтка киткән дә югалган, җиде ел анан бер нинди дә хәбәр килмәгән. Әни: “Ул елны йөзек салырга барырга бик җентекләп әзерләндем: мунча ягып кердем, бөтен белгән иманнарымны укыдым,” – дип искә ала торган иде. Аның йөзегенә: “бер-берсен сөйгән җаннар җиде елдан соң да кавышыр” дигән эчтәлекле бик матур җыр чыккан. Әни һәр бәйрәмдә башлап җырлаучы кеше иде, бу йолада да һәркем аның җырын көткән, шулай да, йөзеген алуга ул тизрәк өйгә кайтырга ашыккан, балаларын сөендерәсе килгән. Юрауның чынга ашасына, дөрескә чыгасына беркем дә шикләнмән. Бу чыннан да шулай булган: февральдә әтидән хат килеп төшә, ә мартта инде ул үзе кайтып җитә, — дип сөйли Нина Туктарева.
Ахырда суны кеше йөрми торган бер чиста җиргә алып чыгып түгәләр. Ел уңышлы киләсе булса, көмеш акча герблы ягы белән төшәргә, ә йөзекнең кашы көнчыгышка күрсәтергә тиеш.
— Быел ел уңышлы булырга тиеш, — ди авыл халкы. Йөзек һәм акча шулай күрсәтә.
Безгә әби-бабайларыбыз бик матур гореф-гадәтләр, йолалар калдырып киткән. Бүген безнең бурыч аларны саклау һәм киләчәк буынга тапшыру. Ышанусыз, имансыз кешенең күңеле ятимләнә һәм бу бушлыкны иртәме-соңмы башка халыклар һәм мәдәниятләр йолалары тутыра башлый.