(30 июля 2019) “Кряшен чибяре” парадыннан соң күңелдә ниндидер бер чорга нәтиҗә ясаган күк булдым. Гомумән, Питрауның 20 еллыгыннан соң шундый фикергә килдем.
“Кряшен чибяре”. Халык йөзе. Дәрәҗә. Дан! Бу сүзләрне, курыкмыйча, шикләнмичә, бер рәткә куеп әйтәм. Чөнки элек-электән һәр халыкның үзенчәлекле, кабатланмас авыз иҗаты, мәдәнияте булган. Матурлык төшенчәсенә дә һәр халыкның үз карашы. Монда тышкы матурлыкка гына түгел, кешенең эчке дөньясына да зур урын бирелә. “Кряшен чибяре” конкурсында да кызлар кул эшләренә осталыгы, йортны алып баруы, милли ризыкларны пешерә белүе, халык традицияләрен саклаулары буенча көч сынаша. Бүгенге көндә “Кряшен чибяре” титулы яки сүзтезмәсе халык арасында популяр. Җөри Питравы якынлаша башласа, массакүләм мәгълүмат чаралары да, карендәшләр дә беренче чибәрнең исемен көтәләр. Аннары, ел буе, чибәр булып калган кыз турында “Туганайлар” сайтында язылган язмалар да зур кызыксыну уята, күп укыла. Конкурс катнашкан һәм җиңү яулаган кызларга, әлбәттә, үзләренең теләкләре булганнарга, халык арасына чыгарга, танылу алырга, киләчәккә юл ача, эчке ышанычларын ныгыта.
Быел “Питрау” республикакүләм керәшен мәдәнияте фестиваленың 20 еллык юбилее уңаеннан, төрле елларда “Кряшен чибяре” исеменә лаек булган кызлар бер сәхнәгә җыелды. “Сез барыгыз да чибәрләрнең чибәреме?! Ой, молодцы!” – дип сокланды Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, кызларны күреп.
“Кряшен чибяре” конкурсы үзенең тарихын 2003 нче елдан башлады. Бу еллар дәвамында 230 яшь кыз үзен “Кряшен чибяре” титулына сынап караган. Шуның 16сы гына бер ел дәвамында керәшен дөньясында иң күркәм, иң данлыклы кыз булуы белән горурланып йөри алды. Ә быелгы фестивальдә тугыз чибәр генә сәхнәгә чыкты.
Кызлар шуның кадәр затлы иделәр! Үзләрен тотышлары, сөйләгән сүзләре бары тик соклану уятты. Тугыз төрле чибәрлек дөньясы, халкыбызның горурлыклары, йөзек кашлары! Нык дулкынланулары да сизелде. Кызларның күбесе сәхнә йолдызы булса, араларында үзен гаилә тормышына багышлаганнары да бар. Конкурс булмаса да, күпләр аларны бер-берсе арасында сынап карады бит. Ә жюри кызларны номинацияләр буенча бүләкләде.
Читать далее в «Туганайлар»