Кукмараның 3 нче урта мәктәбендә узган бу бәйрәм керәшен мәдәниятенә багышланган иде.
Бәйрәм яшь буынны керәшеннәрнең милли киемнәре, ризыклары, уеннары белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.
Поршур, Пчеловод авыл җирлекләренең мәдәни учреждениеләре хезмәткәрләре укучыларны керәшен йолалары, уеннар, ризыклар, костюмнар белән таныштырдылар.
«Балалар әлеге чарада керәшен халкының жырлы-биюле уеннарында катнашып, зур кәнагәтьләнү белән иҗади эш башкардылар», — дип хәбәр иттеләр Поршур авылы клубы хезмәткәрләре.