(14 августа 2015) 11 август көнне “Айбагыр” этнолагеры дүртенче тапкыр керәшен балаларына үз ишекләрен ачты.
Традиция буенча, җыелу урыны Казан шәһәренең Урицкий исемендәге мәдәният йорты янында иде. Татарстанның 15 шәһәр һәм районыннан, Чиләбе өлкәсеннән килгән 120 малай һәм кыз Зеленодольск районының Ильинка авылы янәшәсендәге нарат урманы куелыгында, Раифа монастыре тыюлыгы территориясендә урнашкан “Мечта” лагерында ял сезонын башлады. Алар белән 10 вожатый, ди-джей, психолог, спортинструктор эшләячәк. Моннан кала, лагерьның башыннан азагына кадәр балалар фольклор түгәрәгендә шөгыльләнәчәкләр.
12 август көнне лагерьны ачу тантанасы узды.