Сарман районы керәшеннәре Я. Емельянов исемендәге мәдәният үзәккә, үз айлыкларын йомгаклауга багышланган «Җакын дуслар җыелышкач» кичәсенә жыйды.
«Җакын дуслар җыелышкач» кичәләренә хас традиция буенча, Сарман ягы керәшеннәре бәйрәмендә, зал тутырып утырган тамашачы белән беррәттән, олы кунаклар да катнашты. Алар — Татарстан Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова, район керәшен оешмасы җитәкчес Александр Андров һәм Сарман районының Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов.
Дмитрий Шипков белән Тимур Кадыйровның чыгышлары һәр керәшенгә якын булган «арулармысыз» дип башланды. Алар милли мәдәниятне, йола-гадәтләрне, җыру һәм бәйрәмнәрне саклауның әһәмиятенә тукталдылар, Татарстанда төрле милләтләрнең үзара дус-тату яшәвен дә әйтеп, Сарман керәшеннәренә үз милли культураларын саклауда уңышлар теләделәр. Һәрвакыттагыча, бәйрәм мактауларга гына түгел, бүләкләргә, Рәхмәт хатларына да бай булды.
Әлбәттә, дистәгә якын фольклор коллективларына ия районнардан аермалы буларак, сарманлылар кичәгә үзләренең бердәнбер булган данлыклы «Игәнә»сен һәм шул ансамбль кочагында үсеп килгән «Айбагыр» балалар фольклор коллективын алып килгәннәр иде. Татар ягы Сарман районының Әхмәт авылыннан «Сәяр» ансамбле кызлары һәм егетләренең дә керәшен милли киемнәреннән чыгып, чын керәшеннәрчә җыру сузуларын күргәч, тиз генә нәтиҗә ясап куйдым: милли дуслыкның, татулык һәм үзара хезмәттәшлекнең менә дигән чагылышы! Димәк, Сарман районында керәшеннәрне үз итәләр, яраталар.
«Игәнә»нең «Аппакай, алмакай», «Шылтыр-шылтыр», «Урамнардан кемнәр килә» һәм башка җырулары тамашачыны керәшен моңы дөньясына алып китте. Эреле-ваклы «Айбагыр» (җит. Римма Антонова) балаларының «Ләке ауылы җыруы», «Керәшен такмаклары» залны елмайтып кына калмады, тамашачы гөрләтеп, кат-кат кул чапты. «Игәнә» җырчыларыннан Галина Такарликованың акапеллага башкарылган «Аш-су җыруы»на Тамара Подвалова, Ольга Асанова һәм Нина Малованың «Туганыма», «Кыз озатулары» ялганды. «Игәнә» ансамбле әле Сарман ягы керәшеннәренең кич утыруын да сәхнәләштергән иде. «Сәяр» ансамбле белән бергә, Ләке мәдәният йорты директоры Римма Антонова «Магнита» җыруын башкардылар. Бу кичәне оештыруга аеруча зур көч куйган Римманың һәм «Игәнә» ансамбле җитәкчесе Райлә Асанованың аерым җырлаулары да кичәне бизәде. Кичәдә заманча эстрада көйләренә дә урын бирелде. Сарманның оста җырчылары Раушания һәм Марат Вәлиевләрнең җырларын, 2021 елгы «Кряшен чибяре» титулы иясе Лиана белән аның ире Владимир Самойловларның парлап җырлауларын да ишетте тамашачы.
Роберт Андреевның Клара Булатова сүзләренә язган үз җырын үзе уйнап, үзе җырлавын да озак алкышладылар. Клара апа Булатованың да видео-котлавы Сарман керәшеннәрен ярату, аерым бер ихтирам белән сугарылган иде.
Түбән Чыршылы кызы Людмила Белоусова якташы Ямаш Игәнәйнең үзе иң яраткан «Чәчәк ясадылар кыяташтан» шигырен яттан сөйләде. Ә аның сугыш елларында хәбәрсез югалган керәшен очучысы Василий Данилов турындагы мәгълүматны җиткерүе күпләребез өчен яңалык булды.
Василий Данилов 1916 елда ТАССРның Сарман районындагы Ләке авылында туган, 1934-1939 елларда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында агроном-полевод белгечлеге алып чыккан. Институтта укыганда аэроклубка йөреп, запастагы пилот исемен ала. Мәктәптә укыганда да, институтта да шигырьләр, хикәяләр яза. 1940-1941 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, пехота училищесында укый. Орел шәһәреннән фронтка китә. 1943 елдан әнисенә хатлары килми башлый, ул хәбәрсез югала. Василий Даниловның кулъязмалары аның үз туганы — гомеренең азагына кадәр Казанда яшәгән җырчы Сергей Данилов гаиләсендә сакланган…
Сарман ягы керәшеннәре кичәсе күңелләрне сагыну-сагыш, моң белән тутырып, югары дәрәҗәдә үтте.