Татарстанның Әлмәт шәһәрендә «Уйна гармун, яңгыра такмак!» фестивале уздырылды. Фестиваль Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге гармунчыларын, биючеләрен, такмак әйтү осталарын үзенә җыйды.
Әлеге фестивальдә Сарман районының Ләке авылыннан «Игәнә» һәм, шулай ук, «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбльләре дә катнашты.
Ләке авылыннан Райлә Асанова җитәкчелегендәге «Игәнә» керәшен халык фолькор ансамбле фестивальнең «Частушки» номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Шул ук номинациядә «Айбагыр» балалар фольклор ансамбле II дәрәҗә дипломга лаек булды. «Игәнә» һәм «Айбагыр» ансамбльләренең бу уңышында Ләке авылы мәдәният йорты директоры Римма Антонованың да өлеше зур.
Җыр-биюләр белән беррәттән, «Айбагыр»ның нәни артистлары парктагы фестивальдә оештырылган мастер-классларда да катнаштылар. Алар рәсем ясадылар, ыргаклар ярдәмендә бәйләргә өйрәнделәр.
Соңыннан, үзләре ясаган рәсемнәрне һәм уенчыкларны тотып, барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр.