ТНВ телеканалының «Кәмит Җәвит» тапшыруында Мамадыш керәшеннәре дә булып кайткан. Исегезгә төшерәбез, тапшыруны танылган артист Җәвит Шакиров алып бара.
«Җырлап, биеп рәхәтләнеп капка төбендә утырдык. Комазан башыннан «Карендәшләр» фольклор ансамбле пирмәнкә, тутырма, бөккән алып чыктылар. Дүсмәтнең — «Җиңгәчәйләр», Колышчының — «Покрау», Владимир авылының «Талир тәңкә» ансамбле солистлары булды. Ташлыярдан Александр дәдәй, Юкәчедән Валерий Шрыков та катнашты», — дип сөйләде Мамадыш район мәдәният йорты методисты Роза Галкина.
Тапшыруны тиздән зәңгәр экраннардан карап булыр, төгәл вакытын хәбәр итәрбез.