Мамадыш районының төрле оешмалары арасында «Звездопад» конкурсы бара.
Районның 12нче «Ләйсән» балалар бакчасы коллективы Мамадыш район мәдәният йортындагы конкурста керәшеннәрнең элгәредән килгән йоласын — «Покрау утырмасы»н күрсәткәннәр.
«Бик теләп уйнадык, халык та игьтибар белән, кызыксынып карады», — диде тәрбияче Римма Кузнецова.
2023 елның ноябрь аенда башланган бу фестиваль-конкурс 2024 елның апрель аена кадәр барачак. Ул райондагы предприятие, учреждение һәм мәгариф оешмаларының үзешчән сәнгать коллективлары арасында оештырыла.