(10 декабря 2020) Мамадышның 10нчы “Миләшкәй” балалар бакчасы”нда Татарстанда яшәүче халыкларның уеннарына зур игътибар бирелә.
«Рус, татар халык уеннары белән беррәттән, керәшен, мари, удмурт, мордва, чуваш халкының уеннарын да тәрбия эшендә кулланабыз. Бу уеннар, кечкенә төркемнәрдән башлап, балаларда милли хисләр генә түгел, толерантлык, дуслык, узара хезмәттәшлек, җитезлек, батырлык та тәрбияли, сөйләм үстерүгә ярдәм итә.
Халкыбызның «Чабата уены», «Утыр, утыр, Мәликә» уеннарын балаларыбыз бик теләп уйныйлар», — дип хәбәр итәләр «Миләшкәй» балалар бакчасыннан.
Игътибарыгызга «Чабата» уены.