(23 февраля 2017) Республика керәшен оешмасының юбилеен каршылап, 10 лидер белән борчу-сөенечләр, нәтиҗәләр турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. Бүген иң яшь лидер — Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе Николай Мельников 10 сорауга җавап бирә.
– Ни өчен нәкъ менә Сезне районыгызның керәшеннәр оешмасы җитәкчесе итеп сайладылар? Сезнеңчә, Сез халык өметен акладыгызмы?
– Алабуга керәшен оешмасының җитәкчесе итеп мине 2013 нче елның сентябрендә генә сайладылар. Миңа кадәр шактый еллар Людмила Михайловна Григорьева эшләде. Моңарчы мин Алабуга районында “Бәрәкәт” республика керәшен яшьләре бүлеген җитәкли идем. Минемчә, мин халык өметен азмы-күпме аклаганмындыр. Алабуга активы да, район җитәкчелеге дә минем кандидатураны якладылар.
– Сез, эшләр өчен, үзегезгә нинди команда җыйдыгыз?
– Мин үземә эшләр өчен керәшен халкын, аның проблемаларын аңлый торган, төрле ситуацияләрдә керәшен җәмгыятен саклап калган иҗат кешеләрен һәм керәшен мәсьәләсендә булышырлык ышанычлы яшьләрне җыйдым. Шулар арасындаИлья Максимов, Виктор Селиверстов, Роза Роева, Нина Сәлимуллина,Екатерина Максимова, Николай Пашаев, Аркадий Трофимов, Владимир Мироваев, Александр Терентьев, Иван Трофимов һәм Иван Мельниковларны атый алам.
– Керәшен мәсьәләсенең ун ел элек һәм хәзерге хәленә Сезнең карашыгыз?
– Керәшен мәсьәләсе турында ун ел элек белүчеләр дә аз иде әле. Хәзерге вакытта информация кешеләргә Интернет челтәрләре аша тизрәк барып җитә. Елдан-ел республика күләмендә, район күләмендә узган чаралар күбәйгәннән-күбәя бара, таныла, күренә башладык. Халык үзе дә үткәргән чараларда активрак катнаша башлады һәм үзләренең гореф-гадәтләренә дә саграк, яратыбрак карый.
– Ун ел эчендә нинди уңышларга ирештегез? Уңышсызлыкларыгыз булдымы?
– Мин эшләгән дүрт ел эчендә Алабугада төрле керәшен чаралары узды. Мәсьәлән, шуларның берсе – 2014 елда Республика күләмендә үзебезнең төбәктән чыккан күренекле шәхес, шагыйрь Егор Уткин истәлегенә багышлап үткәрелгән фәнни-практик конференция. Өч ел рәттән “Туым Жондозы” фестиваль-бәйгесенең сайлап алу турлары Алабуга шәһәрендә узды. Яшьләр белән спорт ярышлары һәм этнодискотекалар үткәрәбез. Районыбызда үткәрелгән мәдәни чараларда да шушы соңгы елларда гына оешып киткән балалар һәм яшьләр коллективлары “Ак каз”, “Айбагыр”, “Асыл бизәкләр” актив катнашалар. Узган ел шәһәребездә Республика керәшен оешмасының күчмә утырышын уздырдык. Алабуга – керәшен дөньясы өчен ачык шәһәр.
– Керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнгәндә керәшен булуыгыз Сезгә каршылыклар китермәдеме?
– Мин үзем Черкас дигән кечкенә генә керәшен авылында яшим, мари авылында рус мәктәбендә укытам. Без һәрвакытта бер гаилә кебек дус һәм тату яшибез. Үткәргән чараларыбыз да төрле телләрдә бара. Мәсәлән, быел “Этноёлка” биш тел, биш традиция буенча алып барылды: русча, татарча, марича, керәшенчә һәм удмуртча. Районыбызда безне һәрвакыт хуплыйлар, безгә булышалар. Каршылыкка очраганым юк.
– Безнең халык ни өчен пассив?
– Мин керәшен халкын пассив дип әйтмәс идем. Безнең арабызда да үз эшләрен җиренә җиткереп эшләүче актив кешеләр бар. Алар шулай үз артларыннан башкаларны да әйдәкләп йөртәләр. Олег Максимов, Нина Сәлимуллина, Аня Захаровалар шундыйлардан.
– Халык белән ничек аралашасыз? Сез халыкка никадәр якын?
– Әле яшьрәк булгангамы, минем бер дә тик утырганым юк. Гел кешеләр арасында кайнашам. Нинди генә чара үткәрсәк тә, шул актив катнашкан кешеләр янына барабыз инде. Башка шәһәрләргә дә йөрибез. “Питрау”, “Тройсын”, “Покрау”, “Олы көн”, “Нардуган”, “Май чабу” кебек керәшен бәйрәмнәрен үткәрәбез. Башкалабыз Казанда узган очрашуларда да катнашабыз. Очрашуларда тәҗрибә уртаклашабыз, үзебезне борчыган сорауларга җавап табабыз.
– Сезнең районда керәшеннәрне берләштерү, туплау өчен нишләргә кирәк?
– Бездә керәшеннәрне оештыру, җыю бик җиңел эш түгел. Нинди генә чара үткәрсәң дә акча, транспорт мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Ә инде чаралар, конференцияләр, концертлар үткәрми ярамый, шуңа күрә, бер-беребезгә булышып, аңлашып эшләргә кирәк. Шушы чараларга күбрәк яшьләр йөрсеннәр иде.
– Сезне нәрсә борчый, нәрсә сөендерә?
– Мине борчыган сораулар шактый. Беренчедән, керәшен авыллары саны кимегәннән-кими, картадан югала бара. Икенчедән, традицияләрне саклаучы әби-бабаларыбыз олыгаеп, китә бара, ә яшьләр бу югалтуларны аңлап бетермиләр әле. Гореф-гадәтләребез, рухи байлыгыбыз югалмасын иде. Аны саклап калу – күбрәк яшьләр алдында торучы бурыч.
Дөрес, соңгы вакытларда милли мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирелә башлады. Район җитәкчеләре, мәдәният бүлеге һәм культура училищесы, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Алабуга бүлеге белән бергә эшлибез. Мине тагын шунысы сөендерә, безнең халык бик кунакчыл.
– Иҗтимагый башлангычларда керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнү авырмы? Сезне халык, район җитәкчеләре хуплыймы, яклыймы?
– Керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнү миңа бик ошый. Кыенлыклар да чыгып тора инде. Кайбер мәсьәләләрне чишәргә миңа “Алабуга Аграр яшьләре” оешмасы җитәкчесе булу да ярдәм итә. Минем янда һәрвакыт, һәркайда үзебезнең керәшен яшьләре. Чаралар үткәргәч, спонсорлар да эзләргә туры килә. Андый вакыйгаларда мин Сергей Долгов, Валентина Овечкина, Людмила Григорьева, Олег Сушков, Борис Елизаров, Николай Алчин һәм Виталий Михайловлар яннарына барам. Район җитәкчеләре дә ташламыйлар. Бергә яшибез, бергә эшлибез.
Юлия ГУБИНА язып алды