(1 мая 2019) «Аларның исемнәре безнең йөрәкләрдә мәңге калачак» — әлеге сүзләр чыгыш ясаучы һәр бала йөрәгеннән чыкты.
Питрәч районының Әлбәден авылына урнашкан П. М. Гаврилов исемендәге музей-йортында ел саен үткәрелә торган «Япомню! # Ягоржусь! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган #Имена проект кысаларында «Аларның исемнәре безнең йөрәкләрдә мәңге калачак» конкурсында катнашучыларны бүләкләү узды. Керәшен Сәрдәсе 5 нче класс укучысы Дарья Дементьева үзе язган шигырен сөйләп җиңүче булды.