Каз өмәсе, элек-электән, авылның бер матур гадәте булып санала. Бу эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу да. Җиргә ак карлар түшәлгән вакытта авылларда каз өмәләре гөрләп узган. Йолкыган казларны көянтәгә асып чишмәгә, су буена алып төшкәннәр. Гадәттә, бу йоланы хуҗа кеше үзе генә башкармый, туганнарын, күршеләрен, авылдашларын җыеп, өмә ясый.
Питрәч район үзәгендә Топьяновлар гаиләсе дә шушы йола-гадәтләргә туры китереп чын каз өмәсе уздырганнар. Иртән иртүк казларны суйып, йоннарын йолкып һәм эчләрен чистартканнар. Шуннан соң, каз каурыйлары таратып, гармун көйләренә җырлый-җырлый, чишмәгә барып казларны юганнар.