Республикабызның керәшеннәр күпләп яшәүче төбәкләрендә Питрау бәйрәмен үткәрү вакытлары билгеле булды.
8 июльдә 15.00 сәгатьтә Яңа Чишмә районының Ленино авылында Питрау бәйрәм булачак.
12 июльдә Менделеевск районының — Сәйтәк (17.00), Мамадыш районының — Албай, Сарман районының — Ләке (15.00), Зәй районының — Cарсаз Баграж авылы янындагы Кашка тау итәге (17.00), Тукай районының Мәләкәс (18.00) авылы халыкны Питрау бәйрәменә җыячак.
13 июльдә 18.00 сәгатьтә Кукмара районының Түбән Чура авылында Питрау бәйрәме үтә.
14 июль көнне Чаллы шәһәре Ипподромында (18.00) һәм Түбән Кама районының Балчыклы, Олы Аты авылларында (17.00) Питрау җыены гөрләячәк.
15 июльдә Мөслим районының — Яңа Усы (14:00), Чистай районының Бахта авыллары керәшенннәре дә Питрау бәйрәме уздырачаклар.
15 июльдә 18.00 сәгатьтә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында «Питрау» республика керәшен мәдәнияте юбилей фестивале оештырыла.