Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Зәй районының авыл мәдәният йортлары арасында «Әйлән-бәйлән» фестивале бара.
Сәвәләй мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр «Кызлар көне» йоласын сәхнәләштереп, жюри членнарына тәкъдим иттеләр.
«Әлеге йола Чистай һәм Идел буе керәшеннәренә хас. Элек буй җиткән кызлары булган һәр йортта «Кызлар көне» уздырганнар. Туталары, җиңгәләре булачак яшь кәләшкә үз үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен биргәннәр. Тик бүген туй йолалары, гореф-гадәтләребез онытылып бара. Яшьләрнең уй-фикерләре, хыяллары башка. Без әби-бабаларыбыздан калган йоланы торгызып, яшь буынга җиткерү максатын куйдык. Чарада балалар да катнашты», — ди авыл мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.
Кичәдә уен-көлке дә күп булган. Тамара Рогожникова кияүгә чыгуын искә алып, бу вакытлар турыда сагынып сөйләгән.