Менделеевск районының С.Гассар исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре районнарындагы күпмилләтлелекне күрсәтеп, клип төшергәннәр. Авыллар саен йөреп, төрле күренешләр, йолалар, җыр-биюләрне барлаганнар алар.
Сәйтәк авылыннан «Карендәшләр» керәшен җыруы һәм биюе ансамбле «Туганайлар» ансамбле белән берлектә клип төшерүдә актив катнашкан. Алар Иске Гришкин авылындагы ямьле Юраш елгасы буена төшеп җырлаганнар. Балалар кәгазьдән ясалган кечкенә корабларны елгага җибәргәннәр.
Клипны Халыклар бердәмлеге көнендә күрә алырбыз.