Менделеев районының Сәйтәк авылында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Мы – кряшены»дип аталган түгәрәк өстәл узды. Аны «Кряшен чибяре» бәйгесенең быелгы катнашучысы Ксения Александрова уздырды.
Ул бәйгедә катнашу тәҗрибәсе, үзенең уй-фикерләре һәм хисләре белән бүлеште. Түгәрәк өстәлгә килүчеләр дә аңа үзләренең сорауларын бирә алды.
Соңыннан Менделееев шәһәренең «Юность» кинотеатры вәкиле Ксениягә сувенирлар һәм истәлекле бүләкләр бирде.