(22 февраля 2017) 17нче февральдә Питрәч районы Әлбәден авылында урнашкан Советлар Союзы герое Петр Михайлович Гаврилов музеенда туган тел көненә багышланган сәнгатьле уку бәйгесе үткәрелде.
Анда 14 бала катнашты. Алар татар һәм рус телләрендә туган тел, туган җир, патриотизм, сугыш темасына караган шигырьләр сөйләделәр. Беренче урын Лепетюк Радмилага бирелде. Ул Габдулла Тукайның “Яңгыр илә кояш” шигырен сөйләп һәм уйнап күрсәтте. Бәйгедә катнашкан бөтен балага да бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.