Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында, керәшен культурасы көне кысаларында, балалар өчен фольклор дәресе үткәрелгән.
Балалар өчен әлеге фольклор дәресне җирле керәшен җәмгыяте председателе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова, «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина, «Асыл нәсел» ансамбленә йөрүче Земфира Вәлиуллина уздырганнар.
Балаларга Түбән Кама районындагы керәшен авыл халкының көнкүреше, бәйрәмнәрдә өй бизәлеше, ризыклар турында сөйләгәннәр. Хатын-кыз күлмәкләре, баш киемнәре турында кызыксынып тыңлаганнар. Ак калпак белән сүрәкәне балалар киеп тә караганнар. Олы көндә оештырыла торган уеннар балаларда аеруча зур кызыксыну уяткан. Замана балалары күкәй тәгәрәтү уенын, үзара, «боулинг» дип атаганнар.