Түбән Каманың керәшеннәр җәмгыяте гореф-гадәтләрне саклап калу максатыннан Нардуганны оештырды. «Баш чишмә», «Сүрәкә» керәшен ансамбльләре Красный Ключ бистәсендә җыелып бәйрәмнең иң матур мизгелләрен күрсәттеләр.
Белешмә. Нардуган бәйрәмен элек-электән Раштуадан соң Качмануга кадәр үткәргәннәр. Нардуган бәйрәме кысаларында керәшеннәр танымаслык итеп киенеп йорттан-йортка йөриләр. Бу вакытта алар җырлыйлар, бер-берсенә яхшы теләкләр телиләр. Хуҗа йортына кергәч аның белән уеннар оештыралар, ә ул үз чиратында нардуганнарны бәйрәм ризыклары пешереп каршы ала.