Смена 23 июльдән 9 августка кадәр Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» лагере базасында узачак.
Быел лагерьда республикабызның 15 районыннан 78 бала ял итәчәк. Ял итүче балаларны заманча корпуслар, тәмле туклану, колоритлы этник программа, керәшен биюләре, вокал һәм тарих буенча кызыклы очрашулар һәм мастер-класслар, спорт чаралары һәм башка күп нәрсәләр көтә.
«Балаларны бик күп мастер-класслар көтә. Һәр көн яңа темага багышланган булачак. Балаларны өйрәтүче, караучы дәдәй, түтиләр шушы лагерьда тәрбияләнгән һәм «вожатыйлар мәктәбе» үтеп, сертификат алган актив керәшен яшьләре. Бик шәп, эчтәлекле һәм кызыклы смена булырга охшап тора», — дип сөйләде этносменаның педагог-оештыручысы Аида Тукачова.