(3 июля 2019) «Бәрәкәт» керәшен яшьләре хәрәкәте активисткасы, «Кряшен чибяре — 2016» Татьяна Ефремова кабаттан Кырымда. Бу юлы ул Бөтенроссия «Таврида» форумында катнаша.
Бирегә ул үзе йөри торган күпмилләтле «Зәкәрия» ансамбле составында килгән. 29 июньнән 5 июльгә кадәр ансамбль форумның кызыклы мастер-классларында, белем бирү мәктәпләрендә, танылган кешеләр белән иҗади очрашуларда катнашачак.
Бүген, мәсәлән, «Зәкәрия» Россиянең танылган композиторы һәм продюсеры Игорь Матвиенконың мастер-классында катнаша.
«Таврида» — иҗади кешеләр өчен бөтенроссия яшьләр форумы. Форум мавыктыргыч белем бирү программасын тәкъдим итә. Биредә иҗат кешеләре мавыктыргыч мастер-класслар, белем бирү мәктәпләре, танылган шәхесләр белән иҗади очрашуларда катнаша. Форум 2015 елдан бирле эшли.