(24 февраль 2018) Теләче мәдәният йортында “Моңнар агыла туган якта” фестиваленың гала-концерты үтте. Фестивальнең гран-при исеменә Субаш авылының “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле лаек, дип табылган.
Елы буе бер-бер артлы авыл клубларында узган концертлардан иң матур чыгышларны сайлап, район мәдәният йортына җыйганнар. Алар арасыннан иң әйбәт дип Теләче районы Субаш авылының “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле билгеләнгән. Карендәшләребез, “Кайтарма туйда аш чыгару йоласы”н күрсәтеп, жюриның күңелен яулаганнар.
Субаш авылы клуб мөдире Татьяна Романова «Нардуган» ансамбленә йөрүче һәр артистка зур рәхмәтләрен белдерә.