(12 ноябрь 2017) Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында “Кунаклашу” халык сәнгать иҗаты Халыкара фестиваль-конкурсы узды.
Чистай районының Югары Кондрата авылында язып алынган Тройсын җырын башкарып, “Туганай” балалар фольклор ансамбле I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, “Туганай” ансамбле 2013 елда эшли башлап, төрле халыкара, бөтенроссия, республикакүләм конкурсларда уңышлы чыгыш ясап, лауреат исемнәре ала. Җитәкчесе – Казан дәүләт консерваториясенең этномузыка бүлеген тәмамлап, бүгенге көндә “Бәрмәнчек” ансамблендә солистка булып эшләүче Ләйсән Хафизова.