Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә мәктәп укучылары өчен республикакүләм «Ыру агачы» («Родовое дерево») конференциясе булды. Ул керәшеннәрнең тарихы һәм мәдәнияте буенча тикшеренү эшләренә багышланган иде.
Конференция Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих интситуты белән берлектә, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылды. Конференциянең координаторы – Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк методисты, тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиева.
Конференция кунакларны – Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының Идел буе һәм Урал халыклары тарихы бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Радик Исхаков, Татарстан мәгариф министрлыгының киңәшчесе Рүзәл Кәримов һәм жюри членнары – сәнгать белеме кандидаты, фольклорчы Геннадий Макаров, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгече Марина Казакова, «Туганайлар» газетасы корреспонденты Фрида Вәлитова булды.
Конференцияне оештырган Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе – Людмила Белоусова үзенең чыгышында катнашырга теләүчеләрнең күп булуын, докладларны туган телдә язуларын ассызыклап үтте.
«Үз тамырларын белгән, үз нәселен өйрәнгән, тарихы белән кызыксынган кешенең киләчәге бар», – диде ул.
Конференциядә катнашучылар ике секциягә бүленеп эшләде. Беренче секция – туган як тарихына (мәдәният, нәсел, кушаматлар тарихы, тамга, топонимика), ә икенчесе традицион мәдәниятне (һөнәрчелек, йолалар, бәйрәмнәр, фольклор коллективлары тарихы, халык иҗаты, авыл халкының киемнәре үзенчәлекләре) өйрәнүгә багышланды.
Конференциядә, 5нче класстан башлап 10нчы класс укучыларына кадәр катнашты. Арада 1нче класс балалары да бар иде. Һәрбер эш кирәкле, актуаль темаларга язылган.
Балалар төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм катнашкан өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Беренче дәрәҗәле дипломга Кукмара районының Чура авылыннан Регина Игушина, Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк авылыннан Вероника Степанова, Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының Остроленский поселогыннан Александр Ишимов лаек булды.
Икенче дәрәҗәле диплом белән Казаннан Вадим Григорьев, Кукмара районының Чура авылыннан Анжелика Михайлова, Яшел үзән районының Осиново авылыннан Мария Токранова, Лаеш районының Ташкирмән авылыннан Андрей Киселев бүләкләнде.
Өченче дәрәҗә дипломга Зәй районының Югары Налим авылыннан Ильяс Гайфуллин, Казаннан Вилдан Шәнгәриев, Мамадыш районының Усали авылыннан Эльвира Аксакова, Балык Бистәсе районының Котлы-Бөкәш авылыннан Аделина Архипова, Яшел үзән районының Осиново авылыннан Әминә Нигматуллина, Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районының Кассель авылыннан Валентина Канаева, Валерия Кузнецова ия булдылар.