11 декабрьдә «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында Яр Чаллы керәшен җәмгыятенең һәм «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбленең 30 еллык юбилее була.
Яр Чаллы керәшен җәмгыяте керәшен дөньясында беренчеләрдән булып оешкан. 1991 елның 25 ноябрендә керәшен активистлары утырышында Яр Чаллы керәшен җәмгыяте оештыру турында карар кабул ителә. Бүгенге көндә җәмгыятьтә 20 кешедән торган «Карендәшләр» керәшен фольклор ансамбле, яшьләрнең 12 кешедән торган «Җанагай» ансамбле, 10 кешедән торган «Бәләкәй дәдәйләр» инструменталь ансамбле, атнакөн мәктәбе, «Керәшен җорты» исемле кечкенә музей эшләп килә. Болар барысы да «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында урын тапкан. Бүгенге көндә җәмгыятьнең җитәкчесе — Татарстанның халык артисты Виталий Агапов.