Мамадыш районының кечкенә генә Ылыя (Уткино) авылында өлкән яшьтәгеләр генә яши. Мамадыш мәдәният хезмәткәрләре авыл халкының күңелен күтәреп концерт куеп кайтканнар.
Ылыяның үз клубы юк, шуңа авыл уртасында гөрләгән концерт. Җөри һәм Кумырык авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә чыгыш ясаган. Бөтен авылга керәшен җыруларын яңгыратканнар алар. Ылыя халкы җылы кабул иткән. Алар өчен бу бер ял булган.
Концерт тәмамлангач та авыл халкы таралырга ашыкмаган. Гармунга җырлашып утырганнар. Табигать кочагында җырлап-биеп ял итү рәхәтрәк, күңеллерәк шул.