Фестиваль халык уеннарын саклап калу, мәдәнияткә, телгә, гореф-гадәтләргә, йолаларга, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырыла.
Фестиваль кысаларында сарсазбагражлылар Покрау бәйрәме йолаларын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ул «Ару җәшик, туганнар» дип аталды.
Покрау — керәшен халкы өчен олы бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмгә кадәр бакча эшләре бетә, йорт-җир тәртипкә китерелә. Ул эшләр беткәч, 14 октябрьдә Покрау бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне бакча нигъмәтләре — балан, кәбестә, кишер, кабак, чөгендердән төрле пироглар пешерелә. Халык бер-берсенә кунакка йөрешә, туйлар башлана.
— Фестивальдә Покрау бәйрәменең барлык йолалары да күрсәтелде. Бәйрәмнең төп символы — ул мич. Мичтә пешкән пироглар гына иң тәмлесе булып санала. Әби белән бабай бәйрәмгә мич агарталар. Алар янына тәмле пироглар ашарга балалар керә. Балаларга әби Пок-рау бәйрәме, элекке йолалар турында сөйли, соңрак өлкәннәр кушыла. Һәр күренеш җыр-бию белән үрелеп барды. Балалар да, өлкәннәр дә керәшен халкының җырларын җырладылар, кичке биюләрне искә төшерделәр. Бер-берсенә әйтәсе сүзләрен җыр белән әйтеп бирделәр. Шунысы куанычлы, җырларыбызны дәвам итүче, киләчәк буынга тапшыручы мирасчыларыбыз үсеп килә. Без аларга зур өметләр баглыйбыз. Алар керәшен җырларын бик матур башкардылар, — ди китапханәче Марина Халикова.
Кичәне Сарсаз-Баграж мәктәбендә оештырылган «Сандугач» балалар ансамбле (җитәкчесе Петр Утяганов) һәм мәдәният йортында эшләп килүче «Баграж буйлары» ансамбле (җитәкчесе Алексей Герасимов) чыгышлары бизәде.
«Әйлән-бәйлән» фестиваленә барлык авыл мәдәният йортлары да кушылып, искиткеч матур, эчтәлекле тамашалар күрсәтәләр. Алар онытыла барган йола, гореф-гадәтләрне торгызып, халыкка тәкъдим итә.