Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәге белгечләре Зәй шәһәренә барып, «түгәрәк өстәл» уздырдылар.
Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараендагы «түгәрәк өстәл» муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин чыгышы белән башланып китте. Ул, үз чыгышында, районда барлыгы 22 керәшен авылы барлыгын да искәртеп үтте. Биредә яшәүче төрле милләт кешеләре үз йолаларын һәм гадәтләрен саклап, аларны үз эченә алган милли бәйрәмнәренә башка халыкларны да җыялар. Яшьләрнең дә шул уртак байлыкны белеп-аңлап, киләчәктә аны дәвам итүләре мөһим. Шуңа да районда этник мәдәниятне саклауга, аны үстерүгә аерым игътибар бирелә.
Үз чиратында, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова тәбрикләү сүзләреннән соң, үткән җәйдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләрен каршы алып, аларны районның керәшен авылларындагы элгәреге йолаларны, җыруларны белүче түтиләр, җирле фольклор ансамбльләренә йөрүчеләр белән очраштырып, экспедиция барышында һәрьяклы ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде. Зәй районы авылларындагы мәдәният йортлары җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Түгәрәк өстәл»дә сәнгать фәннәре кандидаты, этномузыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров «Зәй районы керәшеннәренең этник культура кыйммәтләре» темасына доклад сөйләде. Керәшен авылларында яшәүчеләрнең элгәреләрдән үк сакланып килгән культурасын, аның үзенчәлекләрен өйрәнеп, халыкка җиткерү һәм яшьләрдә дә керәшен культурасы белән кызыксыну уяту – хәзерге вакытта зур бурычларның берсе. Авылларда балалар аз булганлыктан, шәһәрләрдәге сәнгать, музыка мәктәпләрендә дә этник культура кыйммәтләрен балаларга җиткерү юнәлешендә ныклы эш алып барырга кирәклегенә басым ясап әйтте Геннадий Михайлович.
«Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең мәгълүмати-методик бүлеге җитәкчесе Ирина Муллинаның «Зәй керәшеннәренең милли киеме үзенчәлекләре турында»гы чыгышын да зур игътибар белән тыңладылар. Элгәреге керәшен хатын-кызларының һәм ир-егетләренең киенү рәвеше белән җентекләп таныштырды ул. Яшь үзенчәлекләренә карап, хатын-кызның ничек киенергә тиешлегенә озаклап тукталды. Экранда берсен-берсе алыштырган кадрлар аша, төрле фольклор ансамбльләренең уңышлы һәм уңышсыз сәхнә киемнәренә мисаллар китереп үтте. Аның докладын тыңлаганда, бу «түгәрәк өстәл»не барлык районнарның ук булмаса да, һичьюгы, шушы тирәдәге Сарман, Мөслим, Әлмәт районнарының җирле керәшен оешмалары һәм ансамбльләре җитәкчеләренә тыңлатканда шәп булыр иде дип уйлап утырдым.
Зәй ягындагы җәйге экпедиция буенча әзерләнелгән «В поисках наследия» («Мирасыбыз эзләре буйлап») видео фильмын караганда бу фикерем тагын да ныгыды. Сәгать ярымлап дәвам иткән фильм – бай методик ярдәмлек. Аны, керәшен культурасы буенча аерым бер зур сөйләшү итеп, республикада һәм читтә яшәүче барлык керәшен оешмалары һәм ансамбльләре җитәкчеләренә күрсәтү яхшы булыр иде. Анда, шулай ук, балалар белән эшләүче педагоглар да катнашырга тиештер. Чөнки республикабызда яшәүче барлык халыкларга, аларның милли культураларына кечкенәдән үк ихтирам тәрбияләүне, башлыча, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары үти бит.
Бу уңайдан, Сарсаз Баграж мәктәбеннән – «түгәрәк өстәл»дә чыгыш ясаган «Сандугач» фольклор ансамбле һәм аның җитәкчесе, Татарстанның актазанган укытучысы Петр Утяганов эшчәнлеген мисал итеп китерергә була.
«Түгәрәк өстәл» тәмамлангач, анда катнашучылар өчен, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре мастер-класслар оештырдылар. Аны 2022 елның августын аендагы фольклор-этнографик экспедициясендә Зәй районы авылларында сакланган керәшен культурасын өйрәнгән белгечләр Геннадий Макаров, Марина Казакова һәм Илүзә Галиуллина үткәрделәр. Геннадий Михайловичның – этник вокал, ә Марина белән Илүзәнең халык бию үзенчәлекләре буенча булган мастер-классы барлык теләүчеләрне үзенә җыйды.
Специалисты Культурного центра им. Я.Е. Емельянова провели в Заинском районе «круглый стол», посвящённый подведению итогов летней экспедиции по кряшенским сёлам района по сбору народных обрядов и традиций, песен. В рамках «круглого стола» были заслушаны доклады по теме этнической культуры кряшен Заинского района, а также организованы мастер-классы для участников.