Зәй районы керәшен иҗтимагый оешмасы махсус хәрби операциядән ялга кайткан Зәй егетләрен каршы алган.
Шәһәр кафесындагы бу очрашуда муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Зәй керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Атласов булган.
Очрашуда катнашучылар илебез иминлеге сагында торган егетләргә рәхмәт белдереп, аларны геройлар, бүгенге тарихны язучылар дип атаганнар. Җиңү яулап, туган якка исән-имин әйләнеп кайтуларын теләгәннәр.
Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә булышулары, махсус хәрби операциядәге егетләргә халыкның ярдәм итүе һәм башкалар турында сөйләгән.
Очрашуда егетләр үзләренең хезмәт шартлары, хәрби рух һәм үзара дуслык турында сөйләгәннәр. Алар, шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыруда башлап йөрүчеләргә рәхмәтләрен җиткергәннәр.