Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Казан шәһәренең «Адымнар» өстәмә белем бирү үзәгендә өлешчә мобилизациягә эләккәннәрнең балалары өчен мастер-класслар оештырган.
Җәкәүлеләр хәбәр итүенчә, әлеге чарада барлыгы 130 бала катнашкан. Аларны дүрт отрядка бүлеп, дүрт төрле юнәлеш буенча мастер-классларга юнәлткәннәр.
Мастер-классларга килгәндә, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең методисты Илүзә Галиуллина думбрада уйнарга өйрәткән, Аида Сахарова этно-дәрес уйздырып, керәшеннәр турында сөйләгән, хореограф Лиана Самойлова керәшен халык биюен биергә өйрәткән, ә алып баручы һәм юмор остасы Дмитрий Баранов балалар белән кызыклы халык уеннары уйнаган.
Һәр бала да үзенә кызыклы юнәлештә катнашып, уңай эмоцияләр алган.