Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Чистай шәһәренең 2 гимназиясендә балалар өчен «Олы көн — җакты бәйрәм» интерактив программасын күрсәттеләр. Ә соңрак мәдәни үзәкнең үзенә Теләче районыннан һәм Казаннан балалар җыелды.
«Кто хочет стать миллионером» программасына керәшен гаиләсе Марҗый түти белән Метри дәдәй килгәннәр иде. Олы көн турында сорауларга җавап бирделәр, белмәгәннәренә балалар булышты. 1 000 000 Олы көн күкәйләре оттылар. Балалар үз һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Аннан уеннар уйнадылар, күкәй тәгәрәттеләр. Бәйрәмнән соң кулич ясап, аны бизәделәр», — дип сөйләде мәдәни үзәк хезмәткәре Марина Казакова.
Апрель ае – мәдәни үзәктә Теләче керәшеннәре мәдәниятенә багышланды. Шул уңайдан, әлеге интерактив тамашага Теләчедән дә балалар килгән. Алар да үз якларының җыру-биләрен күрсәткәннәр, Олы көн күренеше сәхнәләштергәннәр.